Рәхилә Һади кызы 1930 елның 13 февралендә Минзәлә районының Бикбау авылында гади эшче гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга килә. 1941 елда әтисе фронтка китә, ләкин кире кайтмый – һәлак була.
Балачагы авыр була, аннан алда туган балалар үлә, әниләренә ярдәм итәргә туры килә, һәм барлык авырлыклар Рәхилә Һади кызының нәфис иңнәренә төшә. Ул төрле эштән курыкмый, басу-кырларда эшли, энесе һәм сеңлесен аякка бастырырга ярдәм итә, әнисенә фермада булыша, кичләрен фронттагы сугышчылар өчен йон оекбашлар һәм бияләйләр бәйли. 1952 елның декабрендә Бикбауның яшь егете Рәфкатькә кияүгә чыга. Алар бик яхшы яшиләр, биш бала тәрбияләп үстерәләр, барысына да белем бирәләр.
Рәхилә Һади кызының күпсанлы рәхмәт хатлары, мактау грамоталары бар, ул «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнгән. Әбинең 5 баласы, 10 оныгы, 14 оныкчыгы һәм 2 оныкчыгының бар, хәлен белергә йөриләр.
Хөрмәтле Рәхилә Һадиевна!
Туган көнегез белән ихлас котлауларыбызны кабул итегез!
Без сезнең буын белән горурланабыз – геройлар һәм җиңүчеләр буыны, алар Бөек Ватан сугышының авыр сынауларын намус белән үттеләр.
Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, яхшы кәеф, якыннарыгызның игътибарын телибез.
Минзәлә муниципаль районы башлыгы Айдар Сәлахов.