Консультация – Татарстан Республикасында метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү.

2026 елның 12 феврале, пәнҗешәмбе

Консультация – 2026 елның 12 февралендә 18 сәгатьтән 13 февраль 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 

2026 елның 13 февралендә Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәрендә кайбер урыннарда көтелә: 

- төнлә һәм көндез буран, күз күременең 1000 метрга һәм аннан да кимрәккә начараюы, җилнең көчәйгәндә тизлеге 17-22 м/с (Казан шәһәрендә 20 м/с кадәр); 

- иртән һәм көндез көчле кар, юеш кар, бозлавык, юеш карның ябышуы, юлларда көчле бозлавык һәм кар боткасы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International