Сөрем газы – яшерен куркыныч.

2026 елның 23 гыйнвары, җомга

 

Аның исе дә, төсе дә юк, ләкин ул үлемгә китерергә мөмкин. Җылыту сезонында сөрем газы белән агулану куркынычы арта – бигрәк тә газ җиһазлары һәм мич җылытуы булган йортларда.

Гыйнвар аенда республикада күпфатирлы йортларда да, шәхси секторда да янгыннар һәм сөрем газы белән агулану очраклары теркәлде. Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасында газ җиһазларын куркынычсыз файдалануны контрольдә тотуны көчәйтергә кушты.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклау өчен, гади, ләкин тормыш өчен мөһим булган куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә кирәк.

Төп тәкъдимнәрне карточкаларда җыйдык.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International