Миңнерәүф Мөхәммәтдин улы 1928 елның 20 гыйнварында Минзәлә районының Урыс авылында туган.
Сугыш вакытында колхозда сабанчы булып эшләгән. Сугыштан соң колхозда тракторчы булып эшләгән. 1953 елда өйләнгән һәм 1972 елда гаиләсе белән Минзәлә шәһәренә күченгән. Кирпеч заводында эшләгән, шуннан лаеклы ялга чыккан.
Миңнерәүф Мөхәммәтдин улының күпсанлы рәхмәт хатлары, мактау грамоталары бар, "1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнгән. Хатыны белән 5 бала тәрбияләп үстергәннәр. Бабайның 8 оныгы, 11 оныкчыгы бар.
Хөрмәтле Миңнерәүф Мөхәммәтдин улы!
Туган көнегез белән ихлас котлауларыбызны кабул итегез!
Без сезнең буын белән горурланабыз – геройлар һәм җиңүчеләр буыны, алар Бөек Ватан сугышының авыр сынауларын намус белән үттеләр.
Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, яхшы кәеф, якыннарыгызның игътибарын телибез.
Минзәлә муниципаль районы башлыгы Айдар Сәлахов.