2026 елның 17 гыйнварына ашыгыч исәтү

2026 елның 16 гыйнвары, җомга

"Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУ тарафыннан җибәрелде:

Метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында консультация – кисәтү

2026 елның 16 гыйнварында 21 сәгатьтән 17 гыйнварында 10 сәгатькә кадәр.

2026 елның 17 гыйнварында төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә кайбер урыннарда һава температурасы -25..-31˚ка кадәр төшүе көтелә (Казанда түбән урыннарда -25..-27˚ка кадәр).

 

Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тәкъдим итә:

Температура төшкәндә:

Өшү һәм туңудан саклану өчен кирәксезгә урамга чыкмаска, балаларны, йорт хайваннарын озак вакыт урамда калдырмаска һәм еракка сәфәрләрдән тыелырга.

Өшү куркынычының төп факторлары: тыгыз һәм юеш кием һәм аяк киеме, кан тамырлары белән проблемалар, алкоголь исереклеге, шулай ук хәлсезлек һәм артык ару. Туңудан саклану өчен катлы-катлы киенегез – һава катламнары җылылыкны саклый, җылы стелькалар һәм йон оеклар киегез – алар дымны сеңдерә, аякларны коры калдыра, җылы бияләйләр, баш киеме һәм шарфсыз суыкка чыкмагыз; даими актив хәрәкәтләр кирәк.

Көчле суыкта еракка йөрүләр һәм сәфәрләр ясамаска яхшырак. Юл-транспорт һәлакәтләре һәм автомобиль механизмнарында кинәт килеп чыккан җитешсезлекләр куркынычы кискен арта. Ерак юлга йөрүче шоферлар да үз иминлекләре турында онытмаска тиеш - сезонга туры килгәнчә киенергә, җылы кием һәм аяк киемен онытмаска, кайнар чәй белән тәэмин ителергә, мөмкин булса ягулык запасы булырга тиеш.

Автомобильдә начар күренеш шартларында хәрәкәт иткәндә артык үзгәрешләрдән, узышлардан, алга чыгу омтылышларыннан баш тартырга кирәк.

Кинәт тормозга басудан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне акрынлап киметергә кирәк. Берничә тапкыр тормоз педаленә басып, арттан килүче автомобиль йөртүчеләренә кисәтү сигналы бирергә кирәк.

Мөмкин булса, сәфәрләрдән сакланыгыз, табигатьтә озак йөрүләрдән баш тартыгыз.

Өшү вакытында беренче ярдәм:

Әгәр бу артык суыну булса - яхшылап җылыныгыз, җылы бүлмәдә берничә сәгать утырыгыз, ашагыз. Әгәр өшү булса - кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итегез. Өске яки тирән өшү вакытында, медицина ярдәме булмаганда нишләргә?

- Зыян күрүчене киендерегез. Чыланган киемнәрен салып, аны җылы җәймәләргә һәм юрганнарга төрегез. Зыян күргән тән өлешләренә тимәгез!

- Җылы суда җылытыгыз. Су температурасы 40-42 0С булырга тиеш. Әгәр термометр юк икән, кулыгызны терсәккә кадәр суга тыгыгыз. Әгәр кайнар түгел икән - температура яраклы. Өшегән өлешне суга тыгыгыз һәм тире алсу төскә кергәнче һәм сизү кире кайтканчы тотыгыз. Зыян күргән өлеш савытның стеналарына тими торырга тиеш. Әгәр бит яки колаклар өшегән булса, йомшак сөлге белән җылы компресслар ясагыз (суга манчып, сыгып алыгыз).

- Корытыгыз һәм төрегез. Тирегез алсулангач, зарарланган урынны корытып, чиста тукыма белән төрегез. Әгәр бу аяк яки кул булса, һәр бармакны төрергә яки бармаклар арасына мамык шарчыклары куярга кирәк, зарарланган тире аша инфекция үтеп кермәсен өчен.

- Сыеклык җитмәүне тулыландырыгыз. Алкогольдән башка теләсә нинди җылы эчемлекләр. Бу тәннең нормаль температурасын торгызырга һәм кан әйләнешен яхшыртырга ярдәм итәчәк.

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен истә тотыгыз һәм үтәгез:

• спиртлы эчемлекләрне артык кулланмагыз, беркайчан да ятакта тәмәке тартмагыз!

• балаларны караучысыз калдырмагыз, аларны янгын куркынычсызлыгының гади кагыйдәләренә өйрәтегез;

• төзек булмаган электр үткәргечләрен беркайчан да кулланмагыз, электр челтәрен артык йөкләмәгез, электр җылыткычларын кулланганда сак булыгыз;

• электр һәм газ приборларын караучысыз калдырмагыз.

Архивтан фото. 

Теләсә нинди бәла-каза очрагында сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләр чакыруның бердәм номерына – «112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International