19 гыйнварда билгеләп үтелә торган православие бәйрәме Крещение уңаеннан хакимияттә әлеге чарага әзерлек мәсьәләләре буенча утырыш узды.
— Финал нәтиҗәсе — безнең гражданнарның тынычлыгы һәм иминлеге, — дип билгеләп үтте утырышны уздырган Минзәлә шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шәйсуваров.
Районда 3 коену урыны оештырылачак: Минзәлә шәһәре яр буенда, Рус. Мөшеге һәм Коноваловкада. Авылларда коену урыннары 18 гыйнвардан 19 гыйнварга каршы төндә эшләячәк. Минзәлә шәһәрендә — 19 гыйнварда 7.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр.
Хокук саклау органнары вәкилләре чараларның иминлеген тәэмин итәчәк, шулай ук урыннарда медицина пунктлары урнаштырылачак. Мәдәни программа да көтелә. Шәһәрдә коену урынында диндар гражданнарны Юртау, Николаевка, Яңа Маҗын, Юшады авыл җирлекләре вәкилләре каршы алачак.
Аерым игътибар, көтелмәгән нәтиҗәләрдән саклану өчен коену урынына чумарга теләүчеләрнең үз сәламәтлекләрен исәпкә алулары кирәклеге турында искәртелде.