Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы әйләнә-тирә мохитне күзәтү һәм гидрометеорология идарәсеннән түбәндәге мәгълүмат килде:
Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация – кисәтү
2026 елның 8 гыйнварында 18 сәгатьтән 9 гыйнварында 18 сәгатькә кадәр.
2026 елның 9 гыйнварында Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә кайбер урыннарда көтелә:
-төнлә һәм иртән томан;
-төнлә һәм көндез бозлавык; юлларда көчле бозлавык.
Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төп идарәсе хәбәр итә:
Томанда:
Әгәр дә сез табигатьтә булганда томан куерганын сизсәгез, урманда яки су өстендә юнәлешне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучылар өчен куркыныч тудыра. Автомобильдә томанда хәрәкәт иткәндә артык маневрлардан, узып китүләрдән баш тартырга кирәк. Томан шартларында юл-транспорт һәлакәтләренең күпчелеге алда баручы транспорт чарасы белән була. Томан араны киметә, шуңа күрә гадәти дистанцияне арттыру, тизлекне киметү мәслихәт.
Кискен тормозлардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне акрынлап киметергә кирәк. Берничә тапкыр тормоз педаленә басып, артта баручы автомобиль йөртүчеләренә кисәтү сигналы бирергә кирәк. Томанда хәрәкәт иткәндә йөртүчеләрнең аруы арта, сак булу артык булмас.
Мөмкин булса, ерак араларга сәфәрләрдән баш тартыгыз.
Автомобильдә начар күренүчәнлек шартларында хәрәкәт иткәндә артык үзгәрешләрдән, узышлардан, алга чыгу омтылышларыннан баш тартырга кирәк.
Кинәт тормозга басудан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне акрынлап киметергә кирәк. Берничә тапкыр тормоз педаленә басып, арттан килүче автомобиль йөртүчеләренә кисәтү сигналы бирергә кирәк.
Мөмкин булса, сәфәрләрдән сакланыгыз, табигатьтә озак йөрүләрдән баш тартыгыз.
Йөртүчеләргә:
1. Бу шартларда артык үзгәрешләрдән, узышлардан, алга чыгу омтылышларыннан баш тартырга;
2. Автомобильнең техник торышына, аеруча тормоз системасына, тәгәрмәчләрнең торышына игътибар бирергә;
3. Кинәт тормозга басудан сакланырга, туктарга кирәк булганда тизлекне акрынлап киметергә;
4. Берничә тапкыр тормоз педаленә басып, арттан килүче автомобиль йөртүчеләренә кисәтү сигналы бирергә;
5. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш;
6. Күп хәрәкәтле урыннарда, мәктәпләр янында, чатларда һәм күперләрдә, шулай ук борылышларда һәм төшүләрдә иминлекне тәэмин итәрлек тизлектә хәрәкәт итәргә.
Җәяүлеләргә киңәш ителә:
1. Урамнарны һәм юлларны кичкәндә бик игътибарлы булырга;
2. Урамны бары тик билгеләнгән җәяүле кичү урынында гына кичәргә, начар күренүчәнлек һәм тайгак юл өслеге аркасында йөртүчегә транспорт чарасын туктату өчен күбрәк вакыт кирәк булуын истә тотарга.
3. Юлны кичү өчен, мөмкин булса, җир өсте яки җир асты җәяүлеләр кичүләрен генә кулланырга;
4. Хәрәкәттәге транспорт алдыннан юлны йөгереп чыкмаска;
5. Транспорт агымына каршы гына хәрәкәт итәргә;
6. Күренүчәнлекне арттыручы жилет кулланырга яки киемгә яктылык кайтаручы элементлар беркетергә.
Бозлавык вакытында:
Аз шуа торган аяк киеме әзерләгез. Саклык белән, ашыкмыйча хәрәкәт итегез, өслек тигезсезлекләрен исәпкә алып, бөтен табанга басыгыз. Олы яшьтәге кешеләргә резин очлы таяк яки очлы шиплы махсус таяк куллану тәкъдим ителә. Әгәр сез таеп китсәгез, егылу биеклеген киметү өчен, чүгәләгез.
Бозлавык юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысы өчен дә җитди куркыныч тудыра. Шоферларга кинәт тормозга басудан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне акрынлап киметергә кирәк. Тормозга басканда берничә тапкыр педальгә басарга, шул рәвешле сезнең арттан килүче машиналар шоферларына кисәтү сигналы бирергә. Машинаның техник торышына, аеруча тормоз системасына һәм шиналарның торышына игътибар бирергә кирәк. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш. Тукталышларда күренүчәнлекне арттыручы жилет кулланырга.
Мөмкин булса, ерак араларга сәфәрләрдән баш тартыгыз.
Җәяүлеләргә урамны бары тик билгеләнгән җәяүле кичү урынында гына кичәргә киңәш ителә. Хәрәкәттәге транспорт алдыннан юлны йөгереп чыкмаска, чөнки тайгак юл өслеге аркасында автомобильнең тукталыш юлы шактый арта. Транспорт агымына каршы гына хәрәкәт итәргә. Күренүчәнлекне арттыручы жилет кулланырга яки киемгә яктылык кайтаручы элементлар беркетергә.
Шоферларга:
1. Әлеге шартларда автомобиль белән хәрәкәт иткәндә артык маневрлардан, узышлардан, алга чыгу омтылышларыннан баш тартырга;
2. Автомобильнең техник хәленә, аеруча тормоз системасына, тәгәрмәчләрнең торышына игътибар бирергә;
3. Кинәт тормозга басудан сакланырга, туктарга кирәк булганда тизлекне акрынлап киметергә;
4. Берничә тапкыр тормоз педаленә басарга, шул рәвешле арттан килүче автомобиль шоферларын кисәтүче сигнал бирергә;
5. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш;
6. Мәктәпләр янында, кисешү урыннарында һәм күперләрдә, шулай ук борылышларда һәм төшү урыннарында иминлекне тәэмин итүче тизлек белән хәрәкәт итәргә.
Җәяүлеләргә киңәш ителә:
1. Урамнарны һәм юлларны кичкәндә бик игътибарлы булырга;
2. Урамны бары тик билгеләнгән җәяүле кичү урынында гына кичәргә, күренүчәнлек начар булу һәм тайгак юл өслеге аркасында шоферга транспорт чарасын туктату өчен күбрәк вакыт кирәклеген истә тотарга;
3. Юлның йөрү өлешен кичү өчен, мөмкин булганда, бары тик өсте яисә асты җәяүле кичүләрен генә кулланырга.
4. Хәрәкәттәге транспорт алдыннан юлны йөгереп чыкмаска;
5. Транспорт агымына каршы гына хәрәкәт итәргә;
6. Күренүчәнлекне арттыручы жилет кулланырга яки киемгә яктылык кайтаручы элементлар беркетергә.
Архив фотосы.
Теләсә нинди бәла очрагында сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләр чакыруның бердәм номерына – «112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр, кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.