ИГЪТИБАР!

2026 елның 4 гыйнвары, якшәмбе

Татарстанның Дәүләт автоинспекциясе республика халкын һәм кунакларын шәхси автотранспортта йөрүдән баш тартырга чакыра!

 Әгәр дә сәфәр мәҗбүри булса, тизлек режимын катгый үтәргә, араны һәм ян интервалны арттырырга, кискен маневрлардан сакланырга, үзегез белән җылы киемнәр, зарядланган телефон һәм минималь инструментлар җыелмасын алырга кирәк.

 Шулай ук хәбәр итәбез - һава торышының бик начар булуы сәбәпле, автобуслар һәм йөк машиналары өчен вакытлыча хәрәкәт чикләүләре кертелде:

  федераль М-7 "Идел" автомобиль юлы (Казаннан Яр Чаллыга кадәр);
федераль "Казан-Оренбург" автомобиль юлы (Әлмәткә кадәр);
федераль "Казан-Ульяновск" автомобиль юлы;
Татарстан территориясе аша узучы федераль М-5 "Урал" автомобиль юлы.

 Бу көнне гаиләгез белән өйдә үткәрегез.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International