Сезне чын күңелдән якынлашып килүче Яңа 2026 ел белән котлыйм.
Яңа ел – якты өметләр һәм шатлыклар вакыты.
Яхшы гадәт буенча, бу көннәрдә без бер-беребезне котлыйбыз, бәхет телибез, шулай ук үтеп баручы елда башкарылган эшләргә нәтиҗә ясыйбыз, киләчәккә планнар корабыз.
Үтеп баручы ел истәлекле, әһәмиятле вакыйгаларга бай булды.
Районда ел дәвамында дәүләт программаларын, милли проектларны тормышка ашыру, биналарны капиталь ремонтлау, территорияләрне төзекләндерү, юллар төзү һәм ремонтлау эшләре дәвам итте. Барлык казанышлар – безнең уртак тырышлыгыбыз нәтиҗәсе.
Туган җиргә мәхәббәт, тотрыклы һәм тыныч тормышка омтылыш хезмәт кешеләрен һәм бүген илнең иминлеген саклаучыларны берләштерә.
Хөрмәтле якташлар!
Яңа 2026 ел тынычлык һәм татулык алып килсен, бар яктан да юмарт булсын!
Үтеп баручы елның уңышлары һәм казанышлары яңа казанышлар өчен ныклы нигез булсын, тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә тагын бер ышанычлы адым булсын.
Барыбызга да яңа ел бәхет, тынычлык һәм иминлек бүләк итсен, уртак хезмәтебез илебезгә, республикабызга, районыбызга дан һәм бөеклек китерсен.
Яңа ел иң кыю өметләребезне аклар, барлык изге башлангычларны уңышка ирештерер, һәр йортка һәм һәр гаиләгә тотрыклылык һәм чәчәк ату китерер, кешелек мөнәсәбәтләренең җылылыгын, гаилә җылысын һәм ихласлык хисләрен бүләк итәр дип ышанам.
Яңа елның һәр көне мәхәббәт һәм яхшылык белән җылытсын!
Минзәлә муниципаль районы башлыгы Айдар Сәлахов