Әгәр сез күктә яки җирдә БПЛА күрсәгез, паникага бирелмәгез һәм объектка якын килмәгез.
Бинада булганнарга аскы катка, подвалга яки парковкага төшәргә кирәк.
Лифттан файдалану тыела.
Фатирда калганда, тәрәзәсез урынны, тотучы диварлар арасында табарга һәм идәнгә утырырга кирәк – иң яхшысы ванна бүлмәсендә.
Берничек тә тәрәзәләргә якын килергә ярамый.
Урамда булганда, якындагы бинада, җир асты кичүендә яки парковкада шунда ук сыенырга кирәк.
Автомобильдә хәрәкәт иткәндә, аны шунда ук калдырып, сыену урыны табарга кирәк.
Беспилотник яки аның өлешләрен тапканда, аларга берничек тә кагылырга ярамый – җайланма яки аның өлешләре табылган урыннан шунда ук китәргә һәм табылган әйбер турында 112 телефонына хәбәр итәргә кирәк.