Мосаллия Гали кызы 1929 елның 8 гыйнварында Минзәлә районының Җәмәк авылында туган.
Сугыш вакытында ул туган колхозында олылар белән беррәттән эшләгән.
Сарман районында агротехникка укыган.
Белем алганнан соң колхозда агротехник булып эшләгән.
1947 елда кияүгә чыккан.
Мосаллия Галиевнаның күпсанлы рәхмәт хатлары, мактау грамоталары бар, ул "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнгән.
Ире белән 5 ул тәрбияләп үстергәннәр.
Әбиләрен 10 оныгы һәм 13 оныкчыгы килеп карый.
Хөрмәтле Мосаллия Галиевна!
Туган көнегез белән ихлас котлауларыбызны кабул итегез!
Без сезнең буын белән горурланабыз – геройлар һәм җиңүчеләр буыны, алар Бөек Ватан сугышының авыр сынауларын намус белән үттеләр.
Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, яхшы кәеф, якыннарыгызның игътибарын телибез.
Минзәлә муниципаль районы башлыгы Айдар Сәлахов.