Саимә Ризатдин кызы 1926 елның 5 гыйнварында Минзәлә районының Тауасты Байлар авылында туган.
Сугыш вакытында Казан шәһәрендә вертолет заводында токарь булып эшләгән.
1959 елда гаиләсе белән Минзәлә шәһәренә күченгәннәр.
Пенсиягә РАЙПОдан чыккан, склад мөдире булып эшләгән.
Саимә Ризатдин кызының күпсанлы рәхмәт хатлары, мактау грамоталары бар, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнгән.
Ире белән 4 бала тәрбияләп үстергәннәр. Әбигә 10 онык, 11 оныкчык еш килеп йөри.
Хөрмәтле Саимә Ризатдин кызы!
Туган көнегез белән чын күңелдән котлаулар кабул итегез!
Без сезнең буын белән горурланабыз – геройлар һәм җиңүчеләр буыны, алар Бөек Ватан сугышының авыр сынауларын намус белән үттеләр.
Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, яхшы кәеф, якыннарыгызның игътибарын телибез.
Минзәлә муниципаль районы башлыгы Айдар Сәлахов.