Әгәр дә табылган әйбер сезнең фикерегезчә, сез аны тапкан урында булырга тиеш түгел икән, бу фактны игътибарсыз калдырмагыз.
Әгәр дә сез җәмәгать транспортында онытылган яки хуҗасыз әйбер тапсагыз, якында булган кешеләрдән сорашыгыз.
Аның кемнеке булуын һәм аны кем калдырганын ачыкларга тырышыгыз.
Әгәр дә хуҗасы билгеле булмаса, табылган әйбер турында шунда ук йөртүчегә (машинистка) хәбәр итегез.
Әгәр дә сез үз йортыгызның подъездында билгесез әйбер тапсагыз, күршеләрдән сорашыгыз, бәлки ул аларныкыдыр. Әгәр дә хуҗасы билгеле булмаса - табылган әйбер турында шунда ук полициягә хәбәр итегез.
Әгәр дә сез учреждениедә билгесез әйбер тапсагыз, табылган әйбер турында шунда ук администрациягә яки сакчыларга хәбәр итегез.
Барлык санап үтелгән очракларда:
табылган әйбергә кагылмагыз, күчермәгез, ачмагыз;
якында мобиль телефоннар һәм радиошартлаткычны эшләтеп җибәрергә мөмкин булган чаралар кулланмагыз;
әйбер табылган вакытны теркәп куегыз;
кешеләрне табылган әйбердән мөмкин кадәр ераграк китәргә тырышыгыз;
оператив-тикшерү төркеме килүен көтегез (исегездә тотыгыз, сез бик мөһим шаһит булып торасыз).
Истә тотыгыз: предметның тышкы кыяфәте аның чын максатын яшерергә мөмкин.
Камуфляж буларак шартлаткыч җайланмалар өчен иң гадәти көнкүреш предметлары кулланыла: сумкалар, пакетлар, тартмалар, уенчыклар һ.б. Әти-әниләр!
Балаларыгызның гомере һәм сәламәтлеге өчен сез җаваплы.
Балаларга аңлатыгыз, урамда яки подъездда табылган теләсә нинди предмет куркыныч тудырырга мөмкин.
Табылган яки шикле предметлар белән үзегез бернинди гамәлләр кылмагыз, алар шартлаткыч җайланмалар булырга мөмкин - бу аларның шартлавына, күпсанлы корбаннарга һәм җимерелүләргә китерергә мөмкин.