Хәсән Насретдин улы 1926 елның 1 гыйнварында Мөслим районы Исансеф авылында туган.
Сугышка кадәр Минзәлә районының Урыс авылында укытучы булып эшләгән.
1941 елда Минзәлә педагогия училищесын, сугыштан соң Казан педагогия институтын тәмамлаган.
1943 елның ноябрендә сугышка чакырылган.
Башта Кара диңгез флоты курсанты, аннары мина эзләүче, Төньяк-Көнбатыш диңгез оборона районында радиотелеграфист булып хезмәт иткән.
СЗМОРда дошман миналарын зарарсызландыруда катнашкан.
Сугыштан соң Пермь өлкәсендә шахтада эшләгән.
1954 елда Минзәлә районының Аю авылына күченеп, пенсиягә чыкканчы мәктәп директоры булып эшләгән.
Хәсән Насретдин улының күпсанлы рәхмәт хатлары, мактау грамоталары, "1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен" медале бар.
Хатыны белән 4 бала, 2 онык, 3 оныкчык тәрбияләп үстергәннәр.
Хөрмәтле Хәсән Насретдин улы!
Туган көнегез белән ихлас котлауларыбызны кабул итегез!
Без сезнең буын белән горурланабыз – геройлар һәм җиңүчеләр буыны, алар Бөек Ватан сугышының авыр сынауларын намус белән үттеләр.
Сезгә нык сәламәтлек, озын гомер, яхшы кәеф, якыннарыгызның игътибарын телибез.
Минзәлә муниципаль районы башлыгы Айдар Сәлахов.