Рәшидә Миннегәрәй кызы 1928 елның 1 гыйнварында Минзәлә районының Иске Ашпала авылында туган.
Сугыш вакытында колхозда төрле эшләрдә эшләгән.
Сугыштан соң сыер савучы булып эшләгән.
1970 елларда һәм лаеклы ялга чыкканчы авыл кибетендә сатучы булып эшләгән.
Рәшидә Миннегәрәй кызының күпсанлы рәхмәт хатлары, мактау грамоталары бар, "1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнгән.
Ире белән бергә 3 бала тәрбияләп үстергәннәр.
Әбиләрен 6 оныгы һәм 8 оныкчыгы килеп карый.
Хөрмәтле Рәшидә Миңнегәрәй кызы!
Туган көнегез белән ихлас котлауларыбызны кабул итегез!
Без сезнең буын белән горурланабыз – геройлар һәм җиңүчеләр буыны, алар Бөек Ватан сугышының авыр сынауларын намус белән үттеләр.
Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, яхшы кәеф, якыннарыгызның игътибарын телибез.
Минзәлә муниципаль районы башлыгы Айдар Сәлахов.