Декабрьдә илнең төп тылсымчысына хат җибәрергә өлгермәгән татарстанлылар, Яңа ел бәйрәмнәрендә өйдән чыкмыйча да моны эшли ала.
Почта хезмәткәрләре заманча почта технологияләренең яхшы Яңа ел традициясен ничек саклавын сөйләделәр.
Кыш бабайга хатны электрон заказлы хатлар хезмәте ярдәмендә язарга мөмкин.
Моның өчен конверт һәм марка кирәк булмаячак.
Цифрлы форматтагы хатны Почта берничә секунд эчендә китерәчәк.
Җибәрү алгоритмы бик гади: zakaznoe.pochta.ru сайтына керергә, әгәр ул әле активлаштырылмаган булса, Дәүләт хезмәтләре аша «Электрон заказлы хатлар» хезмәтен тоташтырырга, «Алучы» кырына «Кыш бабайга» вариантын сайларга һәм адрес автомат рәвештә пәйда булачак.
Аннары үзеңнең иң зур теләгеңне язарга, рәсем йөкләргә һәм электрон хатны җибәрергә кирәк.
«Великий Устюгтан Кыш бабай Почтаның цифрлы технологияләре белән яхшы таныш.
Ул күптән инде электрон заказлы хатлар хезмәтенә тоташкан, димәк, аңа җибәрелгән цифрлы хатларны почта хезмәткәрләре бастырып чыгармыйча һәм резиденциягә китермичә, ул аларны үзенең электрон почтасына шунда ук алачак», — дип сөйләде Россия Почтасының төбәк идарәсе директоры Илнур Мәхмүтов.