Минзәләдә уку алдынгылары өчен Яңа ел чыршысы узды.
Чара район Мәдәният сараенда үтте.
Борынгы гадәт буенча бәйрәм чарасында 245 иң яхшы укучы катнашты — алар уку алдынгылары, активистлар, фән олимпиадалары һәм иҗади конкурслар җиңүчеләре, музыкантлар һәм спортчылар.
Һәр бала — ата-аналарның, укытучыларның, бөтен районның горурлыгы. Бүген алар тырыш һәм уңышлы укучылар, ә инде иртәгә — профессиональ табиблар, педагоглар, очучылар, агрономнар...
Балаларны район Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Ринат Ибраһимов котлады.
Чара барышында балалар Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә драма театры артистларының бәйрәм тамашасын карадылар.