2025 елның 29 декабренә ашыгыч кисәтү

2025 елның 28 декабре, якшәмбе

2025 елның 29 декабренә ашыгыч кисәтү

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУ аша мәгълүмат килде:

Консультация – кисәтү 

метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында

18 декабрь 2025 ел, 18 сәгатьтән 29 декабрь 18 сәгатькә кадәр.

28 декабрь кичендә, 29 декабрь төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән томан көтелә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә:

Томан вакытында:

Әгәр дә Сез табигатьтә булганда томан куерганын күрсәгез, урманда яки су өстендә юнәлешне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысы өчен дә куркыныч тудыра. Томанлы һавада автомобиль белән хәрәкәт иткәндә артык үзгәрешләрдән, узышлардан, алга чыгу омтылышларыннан баш тартырга кирәк. Томан шартларында юл-транспорт һәлакәтләренең күпчелеге алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Мөһим нәрсә, томан араны киметә – гадәти араны арттыру, тизлекне киметү урынлы. 

Кискен тукталышлардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне әкренләп киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шул рәвешле арттан килүче автомобиль йөртүчеләренә кисәтү сигналы бирелә. Томанлы һавада хәрәкәт иткәндә йөртүчеләрнең аруы арта, сак булу артык булмас.

Мөмкин булса, ерак араларга сәфәрләрдән баш тартыгыз.

Автомобильдә начар күренүчәнлек шартларында хәрәкәт иткәндә артык үзгәрешләрдән, узышлардан, алга чыгу омтылышларыннан баш тартырга кирәк.

Кинәт тормозга басудан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне акрынлап киметергә кирәк. Берничә тапкыр тормоз педаленә басарга кирәк, шул рәвешле артта хәрәкәт итүче автомобиль шоферларын кисәтүче сигнал бирелә.

Мөмкин булганда сәфәрләрдән сакланыгыз, табигатьтә озак йөрүләрдән баш тартыгыз.

Шоферларга:

1. Әлеге шартларда автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәрешләрдән, узышлардан, алга чыгу омтылышларыннан баш тартырга;

2. Автомобильнең техник торышына, аеруча тормоз системасына, тәгәрмәчләрнең торышына игътибар бирергә;

3. Кинәт тормозга басудан сакланырга, туктарга кирәк булганда тизлекне акрынлап киметергә;

4. Берничә тапкыр тормоз педаленә басарга, шул рәвешле артта хәрәкәт итүче автомобиль шоферларын кисәтүче сигнал бирергә;

5. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш;

6. Күп хәрәкәтле урыннарда, мәктәпләр янында, чатларда һәм күперләрдә, шулай ук борылышларда һәм төшүләрдә иминлекне тәэмин итүче тизлек белән хәрәкәт итәргә.

Җәяүлеләргә тәкъдим ителә:

1. Урамнарны һәм юлларны кичкәндә бик игътибарлы булырга;

2. Урамны бары тик билгеләнгән җәяүле кичү урынында гына кичәргә, начар күренүчәнлек һәм тайгак юл өслеге аркасында шоферга транспорт чарасын туктату өчен күбрәк вакыт кирәк булуын истә тотарга.

3. Юлның йөрү өлешен үтү өчен, мөмкин булса, җир өсте яки җир асты җәяүлеләр кичүләрен генә кулланырга;

4. Хәрәкәт итүче транспорт алдыннан юлны йөгереп чыкмаска;

5. Транспорт агымына каршы гына хәрәкәт итәргә;

6. Күренүчәнлекне арттыручы жилет кулланырга яки киемгә яктылык кайтаручы элементлар беркетергә.

Теләсә нинди бәла-каза очрагында сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм номерына – «112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр, кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International