31 декабрь, шулай ук 1, 2 һәм 7 гыйнвар көннәре Татарстан Республикасындагы Россия Почтасының күпчелек бүлекчәләре өчен ял көннәре булачак. 30 декабрь һәм 6 гыйнвар көннәрендә почта бүлекчәләре эшне бер сәгатькә иртәрәк тәмамлаячак.
31 декабрь, шулай ук 1, 2 һәм 7 гыйнвар көннәрендә почтальоннар хатлар һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсияләр һәм пособиеләрне алар Россия Федерациясенең Социаль фондның төбәк бүлекчәсе белән килешенгән график буенча китерәчәкләр.
Кайбер почта бүлекчәләре өчен башка эш режимы билгеләнергә мөмкин. Актуаль графикны ачыклау яки картада якындагы ачык Россия Почтасы бүлекчәсен табу өчен pochta.ru сайтында яки компаниянең мобиль кушымтасында карарга мөмкин