Татарстан Республикасы Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы (алга таба – Министрлык) 2025 елның 15 декабреннән Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күпфункцияле үзәкләр (алга таба – МФЦ) бүлекчәләрендә гражданнардан "социаль контракт" төзүгә гаризалар кабул итү; "Хезмәт ветераны" исемен бирү; Россия Федерациясендә күп балалы гаилә статусын раслаучы таныклык бирү яңадан башлануы турында хәбәр итә, ә 2026 елның гыйнварыннан санатор-курорт дәвалануына ташламалы шартларда юллама алу өчен аерым категория пенсионерларны исәпкә куюга гаризалар кабул итү оештырылачак. Кирәкле документлар һәм якындагы МФЦ бүлегенең эш графигы турында тулырак мәгълүматны МФЦ кайнар линиясе телефоны буенча: 8-843-222-06-20 яки МФЦның рәсми сайтында (https://mfc.tatarstan.ru/) алырга мөмкин.
Өстәмә рәвештә, Министрлык билгеләп үтә, күрсәтелгән хезмәтләргә гаризаларны Россия Федерациясенең дәүләт һәм муниципаль хезмәтләренең Бердәм порталы (функцияләре) (https://www.gosuslugi.ru/) (алга таба – ЕПГУ) аша электрон рәвештә дә бирергә мөмкин.