Ярминкә 27 декабрьдә, шәһәр үзәгендә, Октябрь мәйданында, иртәнге 7 сәгатьтә башланачак.
Киң ассортиментта сыер ите, сарык ите һәм кош ите, сөт продуктлары, балык, бал, катнаш азыклар, бәрәңге, кишер, суган, ашлык, яшелчәләр, җиләк-җимешләр һәм район территориясендә җитештерелгән башка авыл хуҗалыгы продукциясе тәкъдим ителәчәк.