Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр арасында республика смотр-конкурсы җиңүчеләренә 100 автомобиль ачкычы тапшырды.
Җиңүчеләргә 96 Lada Niva Travel җиңел машинасы һәм дүрт Sollers Atlant автобусы ачкычлары тапшырылды.
Минзәлә районыннан бүләкләнүчеләр арасында Әтрәкле һәм Бикбау авыл җирлекләре башлыклары Айдар Гыйльмуллин һәм Люзия Мәрдәмшина бар.