Россия почтасы искә төшерә, Яңа ел алдыннан Татарстан халкы илнең төп тылсымчысына — Кыш бабайга 162390, Вологда өлкәсе, Великий Устюг шәһәре, «Кыш бабай йорты» адресы буенча гына түгел, башка әкияти персонажларга да хатлар яза ала. Почта хезмәткәрләре кышкы геройларның төгәл адресларын уртаклашты.
Кыш бабайдан соң иң танылган Яңа ел персонажы, һичшиксез, аның оныгы — Кар кызы. Ул һәрвакыт Кыш бабай янында һәм аңа барлык Яңа ел мәшәкатьләрендә ярдәм итсә дә, аңа аерым почта адресы буенча язарга кирәк: 156000, Кострома өлкәсе, Кострома шәһәре, Симановский урамы, 11 йорт.
Кыш бабайның алыштыргысыз ярдәмчесе — Кар бабай. Аның резиденциясенә дә Почта Яңа ел теләкләре белән хатлар китерә. Татарстаннан да Кар бабай кәгазь хатлар көтә. Аның адресы: 163020, Архангельск өлкәсе, Архангельск шәһәре, Никольский проспекты, 29 йорт, «Кар бабай почтасы».
Яңа ел котлавын төп Яңа ел тылсымчысы кызы — Кыш-әнигә дә язарга мөмкин. Аның резиденциясе Архангельск өлкәсенең Яренск авылында урнашкан. Россиянең әкияти картасында бу урын рәсми рәвештә «Кыш-әни Ватаны» дип билгеләнгән. Яңа ел тылсымчысына үз хатларын Татарстан халкы түбәндәге адрес буенча җибәрә ала: 165780, Архангельск өлкәсе, Яренск авылы, Володя Дубинин урамы, 1 йорт.