Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы урманнарны саклау һәм яклау өлкәсендә законнарны үтәүне тикшерде.
Урман фонды территориясендә, Пригородный урманчылыгы чикләрендә, җитештерү һәм куллану калдыкларының рөхсәтсез чүплекләре барлыкка килүе ачыкланды.
Табигатьне саклау прокуроры закон бозуларны бетерү максатыннан, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгына тәкъдим кертте.
Прокурорлык реакциясе акты нәтиҗәләре буенча чүплекләр юк ителде, урманчылыкның җаваплы вазыйфаи заты дисциплинар җаваплылыкка тартылды.