Бүген Каран-Азик авылында клубның тантаналы ачылышы булды, анда Минзәлә муниципаль районы башлыгы Айдар Сәлахов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Азат Хәмәев, Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, авыл җирлекләре башлыклары, мәктәп директорлары, авыл халкы һәм башкалар катнашты.
Клуб авыл халкының күңел ачу урыны булып тора. Бәйрәмдә катнашучылар һәм кунаклар өчен самавырлар кайнатылды һәм чәй өстәле әзерләнде.
Айдар Сәлахов бу бәйрәмнең монда туганнар, монда кайчандыр яшәгәннәр өчен булуын ассызыклады. Авыл халкы өчен башта асфальт юл салынган. Авыл 1700 елларда нигезләнгән. «Клуб, тарих, мәдәният, традицияләр — халыкның җаны, аның милли үзенчәлегенең нигезе. Клуб тирәсендә парк ясап, агачлар утыртырга кирәк булачак. Клуб чәчәк атсын», — диде район башлыгы.
Чыгыш ясаучылар Каран-Азикның райондагы бердәнбер кечкенә чуаш авылы булуын билгеләп үттеләр һәм аның халкына үз телен, үз традицияләрен саклап яшәүләрен теләделәр.
Чыгышлардан соң Юшады авыл җирлеген үстерүгә зур өлеш керткән өчен Эльмира Шатуновага, Михаил Шатуновка, Юрий Шатуновка, Александр Шатуновка, Геннадий Арзамасовка район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Кызыл тасманы Айдар Сәлахов, Азат Хәмәев, Ленар Хәкимҗанов һәм Юшады авыл җирлеге башлыгы Илгиз Ханов кистеләр.
«Мин күптәннән клубта эшлим. Безнең клуб бик иске һәм уңайлыклары юк иде, бәйрәм алдыннан шундый бүләк ясаган өчен безнең Рәискә, Айдар Сәлаховка, Азат Хәмәевка, "Гранит" ҖЧҖ төзүчеләренә рәхмәт», — диде клуб мөдире Эльмира Шатунова.
Авыл кунаклары һәм халкы өчен үзешчән коллективларның зур концерты оештырылды. Клубның тантаналы ачылышы зур бәйрәмгә әверелде. Бу сәхнәдән һәрвакыт җырлар яңгырасын, биюләр башкарылсын, күңелле уеннар тынмасын дип телибез.
Учреждение дәүләткүләм «Мәдәният» проекты нәтиҗәсендә модернизацияләнде. 1939 елда Каран-Азик авылы халкы саны 450 кеше тәшкил иткән. Хәзерге вакытта биредә 13 йортта 31 кеше яши. Бер бала Николаевка авылындагы гомуми белем бирү мәктәбенә йөри, һәм бер бала шул ук авылдагы балалар бакчасына йөри. Клубта 30 кешелек тамаша залы бар. Шунда ук авыл музее да урнашачак.