2025 елның 13 октябреннән 19 октябренә кадәр күкрәк рагына каршы көрәш атнасы үткәрелә (күкрәк рагына каршы көрәш ае хөрмәтенә).
Сөт бизе рагы – бу Россиядә генә түгел, бөтен дөньяда иң киң таралган онкологик авыруларның берсе.
Сөт бизе рагы – бу авыру, анда сөт бизе тукымаларындагы патологик күзәнәкләр контрольсез бүленә башлый һәм шеш барлыкка китерә. Дәвалау булмаганда, шеш башка тән өлешләренә таралып, үлемгә китерергә мөмкин.
Провокацияләүче факторларга симерү, алкоголь куллану, радиация тәэсире, тәмәке тарту, гормональ контрацептивларны озак куллану һәм постменопауза чорында гормональ терапия, гаилә онкологик анамнезы керә.
Сөт бизе рагын профилактикалауның төп чаралары:
1. Даими тикшеренүләр.
Даими маммография үтү авыруны иртә стадияләрдә ачыкларга мөмкинлек бирә, бу вакытта аны дәвалау җиңелрәк. 40 яшьтән өлкән хатын-кызларга ел саен тикшеренү үтү тәкъдим ителә.
2. Үз-үзеңне тикшерү.
Хатын-кызлар сөт бизләрен даими тикшереп торырга, форма, зурлык, тире төсе үзгәрешләренә, тыгызлануларга яки имчәкләрдән бүлендекләргә игътибар итәргә тиеш.
3. Сәламәт туклану.
Туклану рационы күп авыруларны, шул исәптән күкрәк рагын профилактикалауда мөһим роль уйный. Күбрәк яшелчәләр, җиләк-җимешләр, бөтен бөртекле продуктлар, балык һәм диңгез продуктлары кулланырга тәкъдим ителә, кызыл ит, шикәр һәм хайван майларын куллануны чикләргә кирәк.
4.Физик активлык.
Спорт белән шөгыльләнү тән авырлыгын нормаль дәрәҗәдә тотарга, иммунитетны ныгытырга һәм стресс дәрәҗәсен киметергә ярдәм итә. Сәламәтлекне саклау өчен көн саен ярты сәгать булса да физик активлыкка вакыт бүлү җитә.
5.Зарарлы гадәтләрдән баш тарту
Тәмәке тарту һәм алкоголь куллану организмның сәламәтлегенә тискәре йогынты ясый һәм рак шешләре үсү ихтималын арттыра. Тәмәке тартудан тулысынча баш тарту һәм спиртлы эчемлекләрне минималь дәрәҗәгә җиткерү авыру барлыкка килү куркынычын сизелерлек киметәчәк.
6.Авырлыкны контрольдә тоту.
Нормаль тән массасы индексын саклау шулай ук күкрәк рагы белән авыру ихтималын киметүгә ярдәм итә. Артык авырлык яман шешләр үсешен стимуллаштыручы эстрогеннар дәрәҗәсен арттыра.
7.Репродуктив сәламәтлеккә сак караш.
Йөклелек һәм бала табуны планлаштыру, имезү хатын-кызның гормональ фонын нормальләштерүгә ярдәм итә, авыру белән очрашу мөмкинлеген киметә.
Иртә диагностика уңышлы дәвалау һәм тулысынча савыгу мөмкинлеген арттыра икәнен истә тоту мөһим.
Акушер-гинеколог Янгазова Эльмира Ринатовна