Дәүләт Думасы "РФ гражданнарының сәламәтлеген саклау нигезләре турында" һәм "РФ мәгарифе турында" федераль законнарга үзгәрешләрне беренче укылышта кабул итте.
Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары, "Эшмәкәрлек" федераль проекты координаторы Әлфия Когогина аңлатты: "Тәкъдим ителгән закон үзгәрешләре Россия сәламәтлек саклау системасын квалификацияле кадрлар белән тәэмин итүгә һәм кадрлар дефицитын җиңүгә юнәлтелгән – бу актуаль бурычлар ил җитәкчелеге тарафыннан безнең эш өчен өстенлекле итеп билгеләнде. Шул ук вакытта медицина хезмәткәрләре өчен белем бирү учреждениесендә укудан соң ук дәүләт стандартларына туры килгән сыйфатлы эш тәҗрибәсе алу бик мөһим".
Закон проекты гражданнарга бушлай медицина хезмәте күрсәтүнең дәүләт гарантияләре программасын гамәлгә ашыруда катнашучы медицина һәм фармацевтика белеме алган һәм беренчел аккредитация үткән белгечләр өчен өч ел дәвамында дәүләт гарантияләре программасын гамәлгә ашыруда катнашучы медицина оешмаларында остаз җитәкчелегендә эшләүне күздә тота. Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгы остазлык турында Нигезләмә булдырачак.
Максатчан укыту турында килешү төзегән чыгарылышлар, килешүдә күрсәтелгән медицина оешмасында эшләргә тиеш булачаклар. Шуннан соң алар һөнәри эшчәнлекне дәвам итү өчен кирәкле периодик аккредитацияне үтә алачаклар.
Закон проекты шулай ук максатчан укытуның үзенчәлекләрен билгели: бюджет хисабына укыган студентлар беренче курста ук максатчан укыту турында килешү төзергә тиеш. Алга таба, килешү буенча йөкләмәләр үтәлмәгән очракта, укыту өчен компенсация һәм аның икеләтә күләмдә штраф түләү кирәк булачак. Шундый ук норма урта һөнәри белем бирүдә укыганнарга да кагылырга мөмкин.
Кабул ителгән очракта, закон 2026 елның 1 мартыннан үз көченә керәчәк.