Татарстан халкын Интернет челтәрендә БПЛА очышларының фото һәм видеоларын, шулай ук аларның һөҗүмнәре нәтиҗәләрен урнаштырудан сакланырга чакыралар.
Тагын бер кат аңлатабыз, нәрсәләрне бастырырга ярамый:
дроннарның очыш кадрлары, аларда теләсә нинди ориентирлар буенча җирлекне аерырга мөмкин (өйләр, заводлар һ.б.);
һава һөҗүмнәренә каршы оборона системаларының эшләве кадрлары – бу аларның урнашкан урыннарын күрсәтә;
һөҗүмнәр нәтиҗәсендә мөмкин булган җимерелүләр күренешләре.
Мондый материалларны бастырып, сез дошманга ярдәм итәсез һәм оператив хезмәтләрнең эшенә комачаулый аласыз – моны истә тотыгыз. Әгәр сез күктә БПЛА күрсәгез, иң беренче чиратта, бу хакта 112 номерына хәбәр итегез.
Террорчылык актларының нәтиҗәләренә карата фото һәм видео материалларны бастыру тыюы гомумән тарала.