Консультация - Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү

2025 елның 19 августы, сишәмбе

Консультация – 2025 елның 19 августында 18 сәгатьтән 20 августта 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 20 августта Татарстан Республикасы территориясендә кайбер урыннарда көтелә: - төнлә һәм иртән томан (Казанда да), көчле яңгыр; - төнлә һәм көндез яшен (Казанда төнлә, иртән), көчле җил 15-20 м/с тизлек белән (Казанда 15-18 м/с).

Җил көчәюе вакытында:

1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга тәкъдим итәбез. Балаларны күзәтүсез калдырмау мөһим.

2. Әгәр көчле җил Сезне урамда тотып алса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында сыенырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йортларның диварлары янында качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшәргә мөмкин. Бу җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да карый.

3. Урамда реклама такталары, элмә такталар, юл билгеләре, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.

4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспортны туктатырга ярамый – җил белән өзелгән ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин.

5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линияләре астында тору һәм өзелгән электр чыбыкларына якын килү үлемгә китерергә мөмкин.

6. Куркыныч тудырырга мөмкин булган әйберләр: югары катларның тәрәзәләреннән төшкән ватылган пыялалар, шулай ук җил белән кубарылган түбә элементлары һәм гипс декоры. Мондый янау төзелеп килүче яки ремонтлана торган биналар янында арта.

7. Өйләрнең барлык тәрәзәләрен ныклап ябарга, балконнар һәм лоджияләрдән тышка төшеп китәргә мөмкин булган әйберләрне алып куярга кирәк.

8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.

Яңгыр вакытында үзеңне ничек сакларга:

Күп яңгыр яву турында мәгълүмат алганда, шәһәр буйлап йөрүдән тыелыгыз, мөмкин булса, фатирда яки эштә калыгыз. Чыбыклы һәм радиотапшыру чараларын кабызыгыз. Әгәр дә көчле яңгыр Сезне урамда тотып алса, җир асты кичүләренә һәм башка тирәнәйтелгән биналарга төшмәгез. Мөмкин булган су басу дәрәҗәсеннән югарырак урнашкан биналарда сыенырга тырышыгыз. Әгәр дә көчле яңгыр Сезне бинада тотып калса, әгәр Сез булган бинаны (бүлмә) су баса башласа, аны калдырып, якындагы калкулыкка күчәргә тырышыгыз. Әгәр дә көчле яңгыр Сезне шәхси транспортта тотып алса, су баскан урыннарны үтәргә тырышмагыз. Акрынлап уң якка (юл читенә) күчегез һәм ашыгыч тормозга басмыйча, хәрәкәтне туктатыгыз. Авария утларын кабызыгыз һәм яңгыр туктаганны көтегез. Су тиз артып киткән очракта, транспорт чарасын калдырып, биек урынга яки якындагы бинага барыгыз. Әгәр Сез автомобильдә хәрәкәт итәсез икән, хәрәкәтне туктатыгыз. Автомобильдә булганда, тәрәзәләрдән ераграк торыгыз. Аларга арка белән борылып (салонның үзәгенә карап) һәм күзләрне куллар яки кием белән каплау яхшырак. Әгәр Сезнең белән кечкенә балалар булса, аларны үз тәнегез белән капларга, шулай ук күзләрен кием белән яки кул белән капларга кирәк. Әгәр салонның үлчәмнәре мөмкинлек бирсә — идәнгә яту яхшырак.

Томан вакытында:

Әгәр дә Сез табигатьтә булганда томан куера башлавын күрсәгез, урманда яки су янында юнәлешне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысы өчен дә куркыныч тудыра. Томанлы һавада автомобиль белән хәрәкәт иткәндә артык үзгәрешләрдән, узышлардан, алга чыгу омтылышларыннан баш тартырга кирәк. Томан шартларында юл-транспорт һәлакәтләренең күпчелеге алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томан араны киметеп күрсәтә – гадәттәге араны арттыру, тизлекне киметү урынлы. Кискенә тормозлардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне әкренләп киметергә кирәк. Тормоз педален берничә тапкыр басарга кирәк, шул рәвешле арттан килүче машиналар йөртүчеләренә кисәтү сигналы бирелә. Томанлы һавада хәрәкәт иткәндә йөртүчеләрнең аруы арта, сак булу артык булмас. Автомобильдә начар күренеш шартларында хәрәкәт иткәндә артык үзгәрешләрдән, узышлардан, алга чыгу омтылышларыннан баш тартырга кирәк. Кинәт тукталышлардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда, тизлекне әкренләп киметергә кирәк. Тормоз педален берничә тапкыр басарга кирәк, шул рәвешле арттан килүче машиналар йөртүчеләренә кисәтү сигналы бирелә.

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен истә тотыгыз һәм үтәгез:

· спиртлы эчемлекләрне артык кулланмагыз, беркайчан да караватта тәмәке тартмагыз

· балаларны күзәтүсез калдырмагыз, аларга янгын куркынычсызлыгының төп кагыйдәләрен өйрәтегез;

· беркайчан да төзек булмаган электр үткәргечләрен кулланмагыз, электр челтәрен артык йөкләмәгез, электр җылыткычларын кулланганда сак булыгыз;

-электр көнкүреш һәм газ җиһазларын караучысыз калдырмагыз.

Берәр бәла-каза булганда, Сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм номеры – "112"гә мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр, кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International