1 сентябрьдән Россиядә җир участоклары хуҗасыз дип танылырга һәм хуҗаларыннан тартып алынырга мөмкин булган яңа критерийлар көченә керә. Бу хакта ТАСС РФ Хөкүмәте карарына сылтама белән искә төшерә.
Хәзер бакча һәм башка җир участоклары өч ел дәвамында билгеләнгән максатта кулланылмаса, куркыныч астында калырга мөмкин. Башта хуҗаларга кисәтү ясалачак, аннары 20 дән 50 мең сумга кадәр штраф салыначак. Әгәр дә бозулар бетерелмәсә, участокны суд аша тартып алып, аукционда сатарга мөмкиннәр.
Документ буенча, участок ташландык дип танылырга мөмкин, әгәр дә: -территориянең
яртысыннан күбрәге бер елдан артык җыештырылмаган чүп-чар белән капланган
булса; -төзелеш өчен билгеләнгән җирләрдә корылмалар булмаса; -ИЖС
участокларында 7 ел эчендә йорт төзелмәсә;
-корылмалар җимерелгән һәм бер елдан артык төзәтелмәсә.
Татарстан бакчачылар берлеге җитәкчесе Илья Слесарский, закон кертелү белән һәр бакчачылык җәмгыятендә ташланган участоклар хуҗаларын ачыклый башладылар, дип хәбәр итте. Участокларны үзләштерү турында закон 2025 елның мартыннан гамәлдә. Җир хуҗаларына үз җирләрен тәртипкә китерү өчен өч ел вакыт бирелде.