Минзәлә төбәкне өйрәнү музее хәрби-патриотик экспозицияләр республика конкурсы җиңүчесе булды.

2025 елның 14 августы, пәнҗешәмбе

Татарстанның 18 музее Республика конкурсы кысаларында Бөек Ватан сугышы елларында халыкның батырлыгына багышланган иң яхшы музей күргәзмәсе өчен уникаль экспонатлар, яңа экскурсия программалары һәм экспозицияләр тәкъдим итте. Җиңүчеләр арасында — Лариса Кәрәмова җитәкчелегендәге Минзәлә төбәкне өйрәнү музее.

Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин җиңүчеләрне котлады һәм тарихи хәтерне саклауның мөһимлеген билгеләп үтте.

Чара кысаларында шулай ук Татарстан музейлары эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре буенча семинар узды, ул Татарстан Республикасы Милли музее тарафыннан оештырылды. Катнашучылар музейләрнең гражданлык һәм патриотизм тәрбияләүдәге ролен тикшерделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International