Пилотсыз очкыч аппаратлар (БПЛА) һөҗүме булган очракта, аларның очышын күрсәтүче һәм җирлекне теләсә нинди ориентирлар буенча ачыкларга мөмкин булган видеоларны җәмәгатьчелеккә чыгармаска кирәклеге турында күп тапкыр кисәтелгән иде. Һәм һич кенә дә һава һөҗүменә каршы оборона эшләвен видеога төшереп бастырмаска. Бу аларның урнашкан урыннарын ача, очышларны төзәтергә ярдәм итә һәм Татарстан Республикасы гражданнарының иминлегенә куркыныч тудыра.
Әгәр дә сез күктә шикле объект күрсәгез, бу хакта 112 телефонына яки «Радар.НФ» кушымтасына хәбәр итә аласыз. Бу очракта мәгълүмат ашыгыч хезмәтләргә тапшырылачак.
Сайтка күчү өчен сылтама «Радар.НФ»:
https://onf.ru/radar?ysclid=m64ljs4ned938745118
Исегезгә төшерәбез, БПЛА һөҗүме янаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында белешмәлек Татарстан Республикасы антитеррор комиссиясе аппаратының сайтында «Гражданнарга тәкъдимнәр» бүлегендә урнаштырылган.
https://antiterror.tatarstan.ru/rekomendatsii-grazhdanam.htm