Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУдан мәгълүмат килде:
Консультация – метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү.
2025 елның 13 августында 18 сәгатьтән 14 августта 18 сәгатькә кадәр.
Татарстан Республикасы территориясенең кайбер урыннарында көтелә:
- 13 август кичендә, 14 август төнлә һәм көндез яшенле яңгырлар, җилнең вакытлыча көчәюе 15-20 м/с (Казанда - 14 августта көндез);
- төнлә һәм иртән томан;
- көндез көчле яңгыр, боз явуы ихтимал.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе тәкъдим итә:
Җил көчәйгән вакытта:
1. Биналардан чыгуны чикләргә тәкъдим итәбез, биналарда булырга. Балаларны күзәтүсез калдырмау мөһим.
2. Әгәр көчле җил Сезне урамда тотып алса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында сыенырга киңәш итәбез. Өй диварлары янында көчле җилдән качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе мөмкин. Бу җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да карый.
3. Урамда реклама такталары, элмә такталар, юл билгеләре, электр тапшыру линияләреннән ерак торырга кирәк.
4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспортны туктатырга ярамый – җил белән өзелгән ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин.
5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линияләре астында тору һәм өзелгән электр чыбыкларына якын килү үлемгә китерергә мөмкин.
6. Куркыныч тудырырга мөмкин булган әйберләр: югары катларның тәрәзәләреннән төшкән ватылган пыялалар, шулай ук җил белән кубарылган түбә элементлары һәм гипс декоры. Мондый янау төзелеп килүче яки төзекләндерелә торган биналар янында арта.
7. Өйләрнең барлык тәрәзәләрен ныклап ябарга, балконнар һәм лоджияләрдән тышка төшеп китәргә мөмкин булган әйберләрне алып куярга кирәк.
8. Яшәү яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.
Боз яуганда:
- мөмкин булганда, өйдән чыкмагыз;
- бина эчендә булганда, тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торыгыз;
- электр приборларын кулланмагыз, чөнки боз яуганда, гадәттә, яшен була;
- урамда булганда, сыену урыны табарга тырышыгыз, әгәр бу мөмкин түгел икән, башыгызны боз кисәкләреннән саклагыз (башыгызны кулларыгыз, сумкагыз, киемегез белән каплагыз);
- агачлар астында сыену урыны эзләргә тырышмагыз, чөнки яшен сугу гына түгел, ә зур боз кисәкләре һәм көчле җил агач ботакларын сындырып, сезгә өстәмә зыян китерү куркынычы да зур.
Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен истә тотыгыз һәм үтәгез:
· спиртлы эчемлекләрне артык кулланмагыз, беркайчан да караватта тәмәке тартмагыз
· балаларны күзәтүсез калдырмагыз, аларны янгын куркынычсызлыгының төп кагыйдәләренә өйрәтегез;
· беркайчан да төзек булмаган электр үткәргечләрен кулланмагыз, электр челтәрен артык йөкләмәгез, электр җылыткычын кулланганда сак булыгыз
-электр көнкүреш һәм газ җиһазларын караучысыз калдырмагыз.
Яңгыр вакытында үзеңне ничек сакларга:
Күп яңгыр яву турында мәгълүмат алганда, шәһәр буйлап йөрүдән тыелыгыз, мөмкин булса, фатирда яки эштә калыгыз. Чыбыклы һәм радиотапшыру чараларын кабызыгыз.
Әгәр көчле яңгыр Сезне урамда тотып алса
Җир асты кичүләренә һәм башка тирәнәйтелгән биналарга төшмәгез. Мөмкин булган су басу дәрәҗәсеннән югарырак урнашкан биналарда сыенырга тырышыгыз.
Әгәр яңгыр сезне бинада тотып алса
Әгәр сез булган бинаны (бүлмә) су баса башласа, аны калдырып, якындагы калкулыкка күчәргә тырышыгыз.
Әгәр көчле яңгыр Сезне шәхси транспортта тотып алса.
Су баскан урыннарны үтәргә маташмагыз. Акрынлап уң якка (юл читенә) күчегез һәм ашыгыч тормозга басмыйча, хәрәкәтне туктатыгыз. Авария утларын кабызыгыз һәм яңгыр туктаганны көтегез. Су тиз күтәрелгән очракта, транспорт чарасын калдырып, биек урынга яки якындагы бинага барыгыз.
Әгәр сез автомобильдә хәрәкәт итәсез икән, хәрәкәтне туктатыгыз. Машинада булганда, тәрәзәләрдән ераграк торыгыз. Аларга арка белән борылу (салонның үзәгенә йөз белән) һәм күзләрне куллар яки кием белән каплау яхшырак. Әгәр дә яныгызда кечкенә балалар булса, аларны үз гәүдәгез белән капларга кирәк, һәм шулай ук күзләрен кием белән яки кул белән капларга кирәк. Әгәр салонның үлчәмнәре мөмкинлек бирсә — идәнгә яту яхшырак.
Томан вакытында:
Әгәр дә Сез табигатьтә булганда томанның куера баруын күрсәгез, урманда яки су өстендә юнәлешне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысы өчен дә куркыныч тудыра. Томанлы һавада автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәрешләрдән, узышлардан, алга чыгу омтылышларыннан баш тартырга кирәк. Томан шартларында юл-транспорт һәлакәтләренең күпчелеге алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томан араны яшерә – гадәттәге араны арттыру, тизлекне киметү урынлы булуын истә тоту мөһим.
Кисәк кенә тормозга басудан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда, тизлекне әкренләп киметергә кирәк. Тормоз педален берничә тапкыр басарга кирәк, шул рәвешле, арттан килүче машиналар йөртүчеләренә кисәтү сигналы бирелә. Томанлы һавада хәрәкәт иткәндә йөртүчеләрнең аруы арта, сак булу артык булмас.
Автомобильдә күз күреме начар шартларда хәрәкәт иткәндә, артык үзгәрешләрдән, узышлардан, алга чыгу омтылышларыннан баш тартырга кирәк.
Кинәт тукталышлардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда, тизлекне әкренләп киметергә кирәк. Тормоз педален берничә тапкыр басарга кирәк, шул рәвешле арттан килүче машиналар йөртүчеләренә кисәтү сигналы бирелә.