Бу атнада Кызыл-Төбәк авылы халкы медицина тикшерүе үтәчәк. Узган атнада табиблар Иске Матвеевка авылында эшләделәр. 176 пациентны карадылар, 429 консультация үткәрделәр, 199 лаборатор һәм инструменталь тикшеренүләр уздырдылар. 105 пациент өстәмә тикшеренүгә җибәрелде.
2025 ел башыннан 5нче шәһәр хастаханәсенең "Мобиль поликлиника" күчмә комплексы 6 267 пациентны тикшерде, тар белгечләр тарафыннан 14 744 консультация үткәрелде, 8 493 лаборатор һәм инструменталь тикшеренүләр башкарылды.
Авыл халкын диспансеризацияләү "Дәвамлы һәм актив тормыш" милли проекты кысаларында үткәрелә.