Бәдриевләр нәселенең төп йорты итеп сайланган йортта Бәдриевләр нәселе вәкилләре һәм чакырылган кунаклар җыелды.
Имам-мөхтәсиб Рәмзил хәзрәт азан укыды, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илфар Халиков район башлыгы Айдар Салахов исеменнән бу зур вакыйга белән котлады, Бикбау авыл җирлеге башлыгы Лүзия Мәрдәмшина, көрәш ветераны Мәүләветдин Закиров, Татарстанның халык артисты Рәзилә Муллина бу шәхесләр турында истәлекләре белән уртаклаштылар.
Фәиз ага улы Марат һәм Рафаил ага оныгы Фәизә чараны үз башкаруларындагы җырлар белән бизәделәр. Фәизә өчен исем сайлау тарихы минем өчен яңалык булды. Бу хакта мин газетага материал язганда сөйләрмен.
Кемнәр алар - Рафаил һәм Фәиз Бәдриевлар?
Рафаил Зәйнетдин улы Бәдриев (05.01.1937-02.10.2004) Минзәлә районының Куян авылында колхозчы гаиләсендә туган. Ул милли көрәш буенча спорт мастеры булган һәм Татарстан һәм РСФСР чемпионы дәрәҗәсенә ирешкән.
Бәдриев Фәиз Зәйнетдин улы (19.12.1938 — 17.01.2001) Минзәлә районының Бикбау авылында колхозчы гаиләсендә туган. Татарстан АССРның атказанган артисты (1982 ел), Татарстанның халык артисты (1994 ел). Монысы инде Сабир Өметбаев исемендәге театр артисты Фәиз Зәйнетдин улы Бәдриев хөрмәтенә икенче мемориаль такта. Беренчесе Минзәләнең Изыскательләр урамында, 3 нче йортта Татарстанның халык артистлары Фәиз Зәйнетдин улы һәм аның хатыны Илүсә Миңнеәхмәт кызы Бәдриева хөрмәтенә куелган.
Әлеге зур вакыйганың инициаторы Рәмзил Бәдриев (Рафаил улы) сүзләренә караганда, аларның нәселендә барлыгы 150 кеше исәпләнә. Аларның барысы да танылган булмаса да, алар алты бала иде.