Татарстан почта бүлекчәләрендә QR-код буенча заказлы хатлар һәм посылкалар алучылар һәм җибәрүчеләр саны артты. Әгәр 2024 елның икенче яртысында Татарстан халкы почтада цифрлы сервис ярдәмендә һәр икенче посылка яки хатны алган булса, 2025 елның беренче яртысында QR-код буенча тапшырылган почта җибәрүләренең күләме аларның гомуми саныннан 70%ка кадәр артты. Һәр өченче хат яки посылканы татарстанлылар QR-код кулланып җибәрәләр.
Уңайлы цифрлы сервис Россия Почтасының яңартылган мобиль кушымтасында куллану өчен мөмкин. QR-код буенча почта җибәрүләрен алу бүлектә хезмәт күрсәтү вакытын 30 секундка кадәр кыскарта. Элек хатлар һәм посылкаларны рәсмиләштерүгә Почта хезмәткәрләренең уртача ике минут чамасы вакыты китә иде, бу вакытка идентификация һәм системада барлык җибәрүләрне кулдан эзләү дә керә. Хәзер операторга мобиль телефон экраныннан QR-кодны күрсәтү генә җитә. Аны сканерлаганнан соң, Почта хезмәткәре клиентны көтеп торган барлык җибәрүләрне шунда ук күрәчәк.
«Без республика халкын сыйфатлы почта хезмәтләре белән тәэмин итү генә түгел, ә безнең белән хезмәттәшлек итү процессларын мөмкин кадәр уңайлы һәм тиз итәргә омтылабыз. QR-кодлар технологиясе бу бурычны тулысынча хәл итүгә җавап бирә», ― дип билгеләп үтте Россия почтасының төбәк идарәсе директоры Илнур Мәхмүтов.