Район башлыгы Айдар Салахов Минзәлә халкын Төзүчеләр көне белән котлады.

2025 елның 11 августы, дүшәмбе

Район башлыгы Айдар Салахов Минзәлә халкын Төзүчеләр көне белән котлады.

Хөрмәтле ветераннар һәм төзелеш тармагы хезмәткәрләре! Сезне һөнәри бәйрәмегез – Төзүчеләр көне белән котлыйм!

Сезнең эшчәнлегегез районны үстерүдә, уңайлы шәһәр мохите булдыруда һәм халыкның яшәү сыйфатын яхшыртуда төп роль уйный.

Төзүчеләрнең эшенең мөһимлеген республика рәисе Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов берничә тапкыр ассызыклады. Ул билгеләп үткәнчә, "Шәһәрләребезне яхшырак һәм уңайлырак итү өчен төзелеш сезонының кызган вакытында бүген меңләгән кеше объектларда эшли!"

Соңгы биш елда районда 30дан артык социаль объект төзекләндерелде һәм төзелде. Алда әле күп кенә яңа планнар бар.

Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, һөнәри үсеш һәм республикабыз файдасына яңа казанышларга ирешүегезне телим. Эшегез канәгатьлек китерсен, ә һәр яңа объект киләчәк буыннар өчен горурлык һәм илһам чыганагы булсын.

Бәйрәм белән!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International