Минзәлә районының Воровский исемендәге халкы өчен Казанга экскурсия оештырылды.
Татарстан башкаласына 43 кеше - МХО дә катнашучыларның ата-аналары, тормыш иптәшләре,
балалары, пенсионерлар һәм авыл җирлеге активистлары барды.
Экскурсия Раифа монастырена барудан башланып китте, барлык диннәр храмында дәвам итте һәм яңа зооботаника бакчасында тәмамланды.
— Бер көн эчендә күпме яңалык һәм кызыклы вакыйгалар булды, эмоцияләр чиктән ашты һәм алар әле бик озакка җитәчәк, - дип сәяхәт турында фикерләрен уртаклаштылар.
Экскурсияне авыл җирлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Әлфия Латыйпова оештырды. Минзәлә театры директоры Фаяз Хизбуллин автобус белән тәэмин итте. "Мензелинск-Сервис" директоры Егор Юдин ягулык белән тәэмин итте.