Балалар товарлары һәм мәктәп кирәк-яракларының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча "кайнар элемтә" эше

2025 елның 7 августы, пәнҗешәмбе

«Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт" балалар товарлары һәм мәктәп кирәк-яракларының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча «кайнар элемтә» үткәрә.

Барлык кызыксындырган сораулар буенча түбәндәге номерга шалтыратырга мөмкин:

- Роспотребнадзорның Бердәм Консультация үзәге тәүлек әйләнәсе 8 800 555 49 43 телефоны буенча эшли.

- Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе телефоны: (843)273 15 83

- Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Яр Чаллы территориаль бүлеге телефоны: (8552) 32 05 39.

"Кайнар элемтә" 2025 елның 15 августына кадәр эшләячәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International