Минзәлә мәчетендә 1 августтан 8 августка кадәр балалар өчен рухи-савыктыру яллары оештырылды. Район имам-мөхтәсибе Рамзил хәзрәт Садыйков хәбәр иткәнчә, быел бу төр ялда 48 бала катнаша. Шулай ук рухи-сәламәтләндерү курслары районның авыл мәчетләрендә оештырылды.