Биредә *Татарстанда җәй" проекты кысаларында ишегалды халкын гына түгел, башка шәһәрләрдән килгән кунакларны берләштергән бәйрәм узды.
Балалар өчен кызыклы остаз дәресләре әзерләнгән иде. Алар үз фантазияләрен эшкә җигеп, иҗат иттеләр. Шулай ук күпсанлы уеннар, кызыклы тамашалар балалар күңелендә зур тәэсир калдырды.
Кичәнең ахырында "Безнең ишегалды" программасын гамәлгә ашыруга зур өлеш керткән һәм актив катнашкан минзәләлеләргә Рөстәм Миңнеханов имзалаган рәхмәт хатлары тапшырылды, бәйрәм концерты узды.


