Баш төзелеш-инвестиция идарәсе (ГИСУ) директоры Илнар Хафизов Минзәлә районында төзелеш һәм капиталь ремонт барышын тикшерде.
Каран-Азик клубы, Мәшгульлек үзәге, Эчке эшләр бүлегенең административ бинасы, РҮХдә стерилизация бүлекчәсе һәм гараж, биологик чистарту корылмалары каралды (әзерлек 41%), Садак микрорайонында төзелүче мәктәп һәм Коноваловка авылында башкарма комитет бинасы (әзерлек 70%).
Киңәшмәдә район хакимияте һәм подрядчы оешмалар вәкилләре катнашты.