Әлфия Мәхдүм кызы 1930 елның 5 августында Актаныш районы Тат.Суыксу авылында туган. 8 классны тәмамлый. Мәктәпне тәмамлаганнан соң туган авылында сатучы булып эшли. Кияүгә чыга, гаиләсе белән Минзәлә шәһәренә күченәләр. Әлфия Мәхдүм кызы пенсиягә чыкканчы Минзәлә шәһәренең РАЙПО кибетләрендә сатучы булып эшләде.
Әлфия Мәхдүмовнаның күпсанлы рәхмәт хатлары, мактау грамоталары бар, ул "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында батыр хезмәт өчен" медале белән бүләкләнгән. Ире белән 2 бала үстерәләр. Ветеранның 2 оныгы һәм 4 оныкчыгы бар.
Хөрмәтле Әлфия Мәхдүм кызы!
Туган көнегез белән ихлас котлауларны кабул итегез!
Без сезнең буын белән горурланабыз – каһарманнар һәм җиңүчеләр буыны, Сез Бөек Ватан сугышының иң авыр сынауларын намус белән үттегез.
Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, яхшы кәеф, якыннарыгызның игътибарын телибез.
Минзәлә муниципаль районы башлыгы
Айдар Сәлахов