ТРның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов җитәкчелегендә Минзәлә муниципаль районы объектларында булдылар.

Карау барышында түбәндәге объектларга бәя бирелде: "Яшәү өчен инфраструктура" илкүләм проектының "Төбәк һәм җирле юл челтәре"төбәк проекты кысаларында "М-7 Волга - Иске Иркәнәш - Татар Мөшегесе, 6+591 км - 8+591 автоюлын ремонтлау", шулай ук Минзәлә шәһәренең Муса Җәлил, Карл Маркс, Октябрьская урамнары.
Хакимиятнең утырышлар залында 2025-2027 елларга юл эшләре программасына кертелгән чараларның үтәлеше буенча һәм 2026-2028 елларга перспективалар турында киңәшмә уздырылды.
.jpg)