27 августта почта әйләнешенә «Хезмәт батырлыгы шәһәрләре» сериясе кысаларында алты марка чыгачак. Быел алар Казанга, Магнитогорскига, Пензага, Пермьгә, Томскига һәм Төмәнгә багышланган. Һәр маркада шәһәрләрнең хезмәт батырлыгы һәм сыгылмас рух символларына әверелгән мәшһүр архитектура корылмалары, монументаль скульптуралар һәм һәйкәлләр сурәтләнгән.
Казан маркасын Җиңү паркындагы Казан Мемориаль комплексы территориясендә урнашкан скульптор Мәхмүт Гасыймовның тыл хезмәтчәннәренә багышланган һәйкәле сурәте бизәячәк. Марка белән бергә беренче көн конвертлары чыгарылачак һәм алты шәһәрнең һәрберсе өчен махсус почта штемпельләре ясалачак. Марка чыккан көнне аларда аны сүндерү тантаналары узачак.
"Почта Бөек Ватан сугышы елларында фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәренең батырлык истәлеген саклау буенча зур эш башкара. Казанның һәм барлык татарстанлыларның бу тарихи вакыйгага керткән өлешенә багышланган почта маркасы чыгарылуы белән дә күпләребезгә истә калачак 80 еллык Җиңү бәйрәмен билгеләп үтүебезне аңлау куанычлы, ― дип билгеләп үтте Россия Почтасының төбәк идарәсе директоры Илнур Мәхмүтов.
Россиядә дәүләт почта түләү билгеләрен "Марка" АҖ — Почта компаниясенең филиалы чыгара.