1 августта Муса Җәлил исемендәге паркта күңелләрне җылытырлык концерт узды. "Җырларыбыз - сезгә бүләгебез" исемле концертны Аю, Бикбау, Тупач, Куян, Калморза, Иске Иркәнәш, Тегермәнче авыллары клублары һәм мәдәният йортларының үзешчән артистлары, иҗади коллективлары әзерләгән иде.

