Воровский исемендәге бистәнең "Рябинушка" халык фольклор ансамбле (җитәкчесе - Рәис Латыйпов) "Звучи, российская глубинка!" Бөтенроссия рус халык иҗаты фестивалендә катнашты. Чара Чуваш Республикасының Алатырь шәһәрендә узды.
-Фестиваль ачылышында без Чувашстан Башлыгы Олег Николаевны каршыладык. Шулай ук "Рябинушка" коллективы фестиваль кысаларында "Стрелка" микрорайонында һәм шәһәр хакимияте янындагы зур сәхнәдә Гала-концертта чыгыш ясады. Фестиваль нәтиҗәләре буенча без лауреат дипломы белән бүләкләндек, - дип хәбәр итте "Минзәлә-информ"га делегация җитәкчесе, Мәдәни мирас йорты мөдире Гөлназ Сизова.
Бөтенроссия фестивалендә Татарстаннан "Рябинушка" ансамбле белән бергә Буа һәм Биектау вәкиләре дә катнашты. Минзәлә районы ансамбле Бөтенроссия фестивале лауреаты булды.
