5 нче санлы Шәһәр хастаханәсенең мобиль поликлиникасы бу атнада Минзәлә районында эшен дәвам итәчәк.
Бикбау авылында яшәүчеләр тикшеренү уза һәм белгечләрдә консультацияләр ала алачак.
Узган атнада мобиль комплекс Яңа Мәлкән авылында эшләде. 130 пациент медицина тикшерүе узды, 247 консультация, 133 лаборатор һәм инструментал тиешеренү уздырылды, 65 пациент алга таба тикшеренү узарга җибәрелде.
2025 ел башыннан күчмә мобиль комплекста 5 895 пациент тикшерү узган, 13 955 консультация бирелгән, 8 113 лаборатор һәм инструменталь тикшеренү уздырылган.
Республиканың ерак торак пнуктларында яшәүчеләрне диспансеризацияләү Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча уздырыла. 2025 елда - ""Дәвамлы һәм актив тормыш" илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында.