"Яшәү өчен инфраструктура" илкүләм проектының "Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру" төбәк проекты кысаларында Минзәлә шәһәрендә Карл Маркс урамын төзекләндерүнең II этабы уңышлы гамәлгә ашырыла. Проект 2749 квадрат метрдагы мәйданны алып тора.
Агымдагы елда кече архитектура формаларын урнаштыру буенча эш алып барылачак, территорияне яшелләндерү эшләре планлаштырыла.

Моннан алда, 2024 елда, I этап кысаларында юл салу һәм яктырту җиһазларын урнаштыру буенча эш башкарылды.
Бу чаралара шәһәр мохитен эстетик яктан матурлау һәм халыкка яшәү өчен уңайлы шартлар тудыруга юнәлтелгән.
