Хөрмәтле гражданнар! ФГБУ «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе»ннән килде:
Консультация – метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү.
2025 елның 2 августында 12 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр.
2 август көндез Татарстан Республикасының көнбатыш районнарында урыны белән яшен һәм җилнең вакытлыча 15-20 м/с кадәр көчәюе көтелә.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе тәкъдим итә:
Җил көчәю белән:
1. Биналардан чыгуны чикләргә тәкъдим итәбез, биналарда булырга. Балаларны күзәтүсез калдырмау мөһим.
2. Әгәр көчле җил сезне урамда тотып алса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында сыенырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янында качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе мөмкин. Бу җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да карый.
3. Урамда реклама такталары, элмә такталар, юл билгеләре, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.
4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспортны туктатырга ярамый – җил белән өзелгән ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин.
5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линияләре астында тору һәм өзелгән электр чыбыкларына якын килү үлемгә китерергә мөмкин.
6. Куркыныч тудырырга мөмкин булган әйберләр: югары катларның тәрәзәләреннән төшкән ватылган пыялалар, шулай ук җил белән кубарылган түбә элементлары һәм гипс декоры. Мондый янау төзелеп килүче яки төзекләндерелүче биналар янында арта.
7. Өйләрнең барлык тәрәзәләрен ныклап ябарга, балконнар һәм лоджияләрдән тышка төшеп китәргә мөмкин булган әйберләрне алып куярга кирәк.
8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.
Яшен вакытында:
Әгәр сез яшен вакытында велосипедта яки мотоциклда булсагыз, хәрәкәтне туктатыгыз һәм яшенне транспорт чарагыздан якынча 30 метр ераклыкта көтеп торыгыз. Автомобильдә сәяхәтне дәвам итү кирәкми, чөнки электроника эшендә бозылулар булу ихтималы бар. Туктап, машина тәрәзәләрен ябарга һәм яңгыр үткәнне көтәргә кирәк.
Әгәр яшен вакытында ачык җирдә булсагыз, җиргә ятарга киңәш ителә (комлы яки ташлы туфракка), мөмкин булса, түбәнрәк урынга. Мөһим, янәшәгездә елга, күл яки буа булмасын, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугу су ятмасыннан 100 метр радиуста тарала.
Юл хәрәкәтендә йөртүчеләргә бик игътибарлы булырга кирәк.
Юл аша чыкканда һәм юллар янында булганда җәяүлеләргә аеруча сак булырга кирәк.
Мөмкин булса, ерак араларга сәфәрләрдән баш тартыгыз.
Томан вакытында:
Әгәр дә сез табигатьтә булганда томанның куера башлавын күрсәгез, урманда яки су өстендә юнәлешне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысы өчен дә куркыныч тудыра. Томанлы һавада автомобиль белән хәрәкәт иткәндә артык үзгәрешләрдән, узышлардан, алга чыгу омтылышларыннан баш тартырга кирәк. Томан шартларында юл-транспорт һәлакәтләренең күпчелеге алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томан араны яшерә – гадәти араны арттыру, тизлекне киметү урынлы булуын истә тоту мөһим.
Кисәк кенә тормозларга басудан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне әкренләп киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шул рәвешле арттан килүче машиналар йөртүчеләренә кисәтү сигналы бирелә. Томанлы һавада хәрәкәт иткәндә йөртүчеләрнең аруы арта, сак булу артык булмас.
Автомобильдә начар күренеш шартларында хәрәкәт иткәндә артык үзгәрешләрдән, узышлардан, алга чыгу омтылышларыннан баш тартырга кирәк.
Кинәт тукталышлардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне әкренләп киметергә кирәк. Тормоз педален берничә тапкыр басарга кирәк, шул рәвешле арттан килүче машиналар йөртүчеләренә кисәтү сигналы бирелә.
Боз яуганда:
- мөмкин булганда өйдән чыкмагыз;
- бина эчендә булганда, тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торыгыз;
- электр приборларын кулланмагыз, чөнки боз яуганда гадәттә яшенле яңгыр була;
- урамда булганда, сыену урыны табарга тырышыгыз, әгәр бу мөмкин түгел икән, башыгызны боз кисәкләреннән саклагыз (башыгызны кулларыгыз, сумкагыз, киемегез белән каплагыз);
- агачлар астында сыену урыны эзләмәгез, чөнки аларга яшен сугу гына түгел, ә зур боз кисәкләре һәм көчле җил агач ботакларын сындырып, сезгә өстәмә зыян китерү куркынычы да зур.
Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен истә тотыгыз һәм үтәгез:
· спиртлы эчемлекләрне артык кулланмагыз, беркайчан да караватта тәмәке тартмагыз
· балаларны күзәтүсез калдырмагыз, аларга янгын куркынычсызлыгының гади кагыйдәләрен өйрәтегез;
· беркайчан да төзек булмаган электр үткәргечләрен кулланмагыз, электр челтәрен артык йөкләмәгез, электр җылыткычларын кулланганда сак булыгыз
- электр көнкүреш һәм газ җиһазларын караучысыз калдырмагыз.